2019 нчы елның 1 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Аглиуллиннар гаилəсен дүртенче балалары дөньяга килү белəн тəбрик иттелəр.
Бəхетле əти-əни Роберт белəн Альбина кызларына гарəпчəдəн «игелекле» дип тəрҗемə ителгəн «Латифа» исемен куштылар.
Латифа – 2019 нчы ел башыннан алып 1500 нче сан астындагы бала булып туды. ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Аглиуллиннар гаилəсен сөенечле вакыйга белəн котлап, туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Нургалиевич Миннихановның котлау хатын, «Түбəн Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасының тəбриклəү хатын һəм бүлəккə сертификат тапшырдылар.