Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Мəктəпкə җыенырга ярдəм ит» акциясе башланып китте

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе
2019 нчы елның 1 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Мəктəпкə җыенырга ярдəм ит» хəйрия акциясе башланып китте. Ел саен акциядə һəр телəк белдергəн кеше катнаша, шул саннан яшь өйлəнешүче парлар. Язылышу көнендə алар Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсенə дəфтəрлəр, канцелярия əйберлəре, рəсем һəм хезмəт дəреслəре өчен җыелмалар алып килəлəр. Барлык җыелган əйберлəрне мохтаҗ гаилəлəрдəн булган беренче сыйныфка баручы балаларга тапшырачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International