2019 елның 30 июлендә «Казан» гаилә Үзәгендә «Яшь гаилә мәктәбе»ндә Гаилә психологы Гүзәл Закированың чираттагы очрашуы узды

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Бүген яңа өйләнешүчеләр белән әңгәмә темасы: «Партнер белән килешә белү». Булачак парларның 38 пары дәресләрдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр, үзләре кызыклы һәм дөрес карарлар таптылар, төрле биремнәрне үтәделәр. Гадәттәгечә яшь парлар алдында бүлекнең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова чыгыш ясады. Ул никахлашу тантанасын үткәрү тәртибе белән таныштырды, туй көнендә аларны төшереп калдыру өчен өйләнешүчеләрнең үз-үзләрен тотышындагы типик хаталарны күрсәтте. Яңа өйләнешүчеләрнең игътибарын «Казан» гаилә үзәге территориясендә, тантанадан соң, чисталык һәм тәртип саклауга юнәлттеләр. Барлык теләүчеләрне «Казан» гаилә Үзәгендә гаилә психологы һәм ГХАТ белгече белән очрашуда, 2019 елның 6 августында 10 сәгатьтә көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International