«Алтын юбилейны» бәйрәм итү

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы поселогында 50 ел бергә гомер иткән Исаковлар Владимир Геннадий улы һәм Гольшагар Сәйфилман кызы гаилә тормышы юбилеен билгеләп үттеләр.

Туйның алтын юбилее-ул 50 ел, гаилә тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе! Әлеге юбилейның символы - иң кыйммәтле һәм затлы металл-алтын. Ярты гасыр бергә гомер иткән кешеләр бер-берсенә мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык исбатладылар.

Владимир белән Гольшагар гаилә елъязмасын 1969 елда яза  Васильево бистәсе Советында никахларын төркәп, бер-берсенә матур сүзләр әйтеп, «минем ирем», «минем хатыным» дип яза башладылар.

 Һәм менә инде 5 дистә ел Исаковлар гаиләсе тормыштан кулга-кул тотынып атлый. Һәрбер ир белән хатын үз көчләрен, белемнәрен һәм сәләтләрен кече ватанына һәм гаиләсенә багышлап, билгеле бер үрләргә иреште.

Бәхетле юбилярлар залга " Мендельсон маршы» көенә керделәр. Юбилярлар китабына үзләренең имзаларын куйдылар.  Бер-беренә мәхәббәт һәм наз бүләк иттеләр, балдаклар алмаштылар. Юбилярлар романтик вальста әйләнделәр, алар үзләрен гашыйк һәм бик бәхетле итеп тойдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International