Эссе июль ае җәйге матур чорларның берсе. Елның бу мизгеле кояшлы һәм җылы көннәргә бик бай. Бу айда дөньяга килгән сабыйларның холкында июль аена хас булган кыюлык һәм матурлык, төрлелек кебек сыйфатлар бар.
Июль аенда районда барлыгы 11 сабый туды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ирле-хатынлы Алена һәм Андрейның улы Даниил дөньяга килде, 2 әни күп балалы булды, бер әни 4 нче баласын тапты. 53 яшьлек ир-аттның өченче улы дөньяга килде. Ә 60 яшьлек ир-ат 6 нчы бала атасы булу бәхетенә иреште.
Июль аенда туган балаларның хәтере яхшы, аларда күп энергия һәм алар талантлы, кызыксынучан.
Районда ел башыннан бирле барлыгы 88 бала туган.