Июль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Июль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде:12-малай һәм 13 кыз. Шуларның 8 е гаиләдә  беренче бала, 9 – икенче, 7 - өченче, 1-дүртенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Данис, Демьян, Альмир, Аяз, Вадим, Раян, Руслан, Алим, Хамид, Арслан, Даниил, Макар, Амина, Дарина, Раяна, Ралина, Дарья, Диана, Ясмина, Анастасия, Илана, Мадина, Миланья дигән  матур исемнәр бирделәр.

Бер бәхетле гаиләдә игезәк кызлар – Зөһрә һәм Фатима туды.

Иң яшь анага – 20 яшь, иң яшь әтигә ­­25 яшь, иң өлкән анага 36  һәм  иң өлкән әтигә 41 яшь.

 Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 21 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.  Иң яшь каләшкә 19, ә иң яшь кияүгә 24 яшь, иң олы кияүгә – 66, кәләшкә – 62 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International