2019 елның 30 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 18 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Исламов Рамиль Инсаф улы һәм Рената Вәсил кызы гаиләсендә булды. 11 июль конне аларның ике уллары туды.Яңа туган сабыйларга Данияр һәм Азамат исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!