Яр Чаллы шәһәре ГХАТ Идарәсе 2019 елның июль аена нәтиҗәләр ясау

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Менә июль ае да ахрына житте, әмма алда әле җәй буе. Июльнең соңгы көнендә Яр Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОда 22 яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару булды.

Җәйнең икенче ае ГХАТ идарәсе белгечләре 675 бала тууын теркәделәр.Бу 321 малай һәм 354 кыз бала. Июль аенда 6 игезек сабыйлар туды.

Бу айда иң популяр малайлар исемнәре: Артур, Артем, Тимур, Амир, Лев, Егор, Илья, Роберт, кызлар исемнәре - Ева, Ясмина, Ралина, Варвара, Рамина, Марина, Валерия, Василиса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International