2019 елның 5 сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Наталья Кадыйрова өч бәхетле гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды, әти-әниләренә бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балаларыныӊ сәламәт булып үсеп, үз ата-аналар уңышлары белән сөендерүләрен теләде.
2019 нчы елның 5 нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Ахметшиннар гаилəсен көмеш туйлары белəн тəбрик иттелəр.
Финанс структуралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - финансист Көне 19 август 2011 ел № 1101 Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә расланган. 2019 елның 5 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда һөнәри бәйрәмгә багышланган тантаналы чара узды.
5 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Исламголовлар гаиләсе алтын юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Бу көнне, моннан нәкъ 50 ел элек, Илбарыс Зәйнулла улы һәм Рәзилә Зарип кызы Татарстан АССРның Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсендә үзләренең тормышларын бәйлиләр. Аларның уллары Ирек һәм кызлары Гүзәл, биш оныклары һәм ике оныкчыклары бар.
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин мәктәп коллективын, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котладылар. ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Михайловна Дианова Утәмеш башлангыч мәктәбендә узган тантаналы линейкада катнашты.
Тәтеш шәһәрендә яшәүче Илфат и Алина гаиләсендә өченче бала - Амир дөньяга аваз салды.Әлеге гаиләнең калган балалары энекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.
2019 елның 3 сентябрендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре 555 нче бала туу очрагын теркәделәр. 9 августта Ольга Сергеевна һәм Ленар Ринат улы Калимуллинар гаиләсендә көтеп алынган беренче уллары Радэль туды.
Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре август аенда 69 бала тууын теркәде, шуларның 36сы – малай һәм 33е – кыз. 26 гаиләдә беренче бала туды. Икенче бала – 27 гаиләдә туды, 16 гаилә күп балалы булды.
Очрашуда психолог Гүзәл Закирова «Ир белән хатын арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтләр, конфликтлы ситуацияләрдән качу осталыгы» дигән темага тукталды. Яшь парлар гамәли мәсьәләләрне чишүдә зур кызыксыну белән катнаштылар, бер-берсенә киңәшләр бирделәр, гаилә психологының сорауларына җавап бирделәр.
Һичшиксез, 1 сентярбрь һәр бала өчен истә кала торган, дулкынлангыч көн булып тора. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен дә бу көн көтеп алынган, чөнки балалары бүгеннән «укучы» дигән статуска ия булдылар.