ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Беренче сентябрь-Белем көне — ул һәр кешегә якын, үзенчәлекле дулкынландыргыч бәйрәм. Без барыбыз да беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән онытылмаслык хисләрне хәтерлибез, беренче укытучыбызны һәм мәктәп дусларын онытмыйбыз. Бу-барлык буыннарны берләштерүче иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе.

2019 елның җәйге чорында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 90 пар теркәлде.

2019 нчы елның 2 нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Гаилə тəрбиясе əлифбасы» дəреслəре янəдəн башланып китте.

2019 елның август аенда Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 243 туу турында акт теркэлде, алар арасында 125 – малай, ə 118 -кыз бала.

Казан шәһәренең Киров ЗАГС бүлегендә көз башы искиткеч вакыйга белән билгеләп үтелде: Никита һәм Ирина Ивановлар игезәкләр тууын теркәделәр. Аларның кызлары Вероника һәм улы Антон бер-ике минут аерма белән 23 августта 3100 гр авырлык белән дөньяга килде. һәм 2940 гр. димәк!

2019-нчы елның 2-нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Гарифуллин Марат Гомəрович белəн Диана Салаватовна гаилəсен көмеш туйлары белəн тəбрик иттелəр.


1
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Белем көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тематик көн үткәрелде.

2019 елның 1 сентябрендә Нурлатта Никахлашу Сарае ачылды. Тантаналы чарада Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина һ. б. катнашты.

Август аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 21 сабый теркәлде:11 малай һәм 10 кыз. Шуларның 3се гаиләдә  беренче бала, 8 – икенче, 8 -  өченче, 1-дүртенче, 1- бишенче бала булып туган.

2019 нчы елның август аенда Мамадыш ГХАТ бүлегендә 26 туу очрагы теркәлгән: елның 8 нче ае районыбызга 14 малай һәм 12 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның алтысы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, унбере– икенче, сигезе – өченче, бер бала – дүртенче булып аваз салган. Иң яшь әтигә дә, әнигә дә 22 яш. Иң зур яшьле әтигә – 45  тулса, иң зур яшьле әнигә 40 яшь тулган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International