Беренче сентябрь-Белем көне — ул һәр кешегә якын, үзенчәлекле дулкынландыргыч бәйрәм. Без барыбыз да беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән онытылмаслык хисләрне хәтерлибез, беренче укытучыбызны һәм мәктәп дусларын онытмыйбыз. Бу-барлык буыннарны берләштерүче иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе.
2019 елның 2 сентябрендә Әлмәт шәһәренең «17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә белем көненә багышланган тантаналы линейкада район башкарма комитетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова балаларны яңа уку елы башлану белән котлады.
Бу уку елында Әлмәт муниципаль районында өч меңнән артык беренче сыйныф укучысы өчен беренче кыңгырау чыңлады. 17 нче урта мәктәптә туксан сабый беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде һәм озын мәктәп юлын башлады.
Гүзәл Рәис кызы балаларга уңышлы уку елы, белем алуда ныклык, зур казанышлар һәм якты җиңүләр теләде. Аерым рәхмәт сүзләре хезмәтләре һәм сабырлыклары өчен педагогларга һәм ата-аналарга җиткерелде.