2019 нчы елның 2 нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Гаилə тəрбиясе əлифбасы» дəреслəре янəдəн башланып китте.
Җəйге яллардан соӊ беренче уку көнендə 2 нче мəктəпнеӊ 5-6 сыйныф укучыларына ГХАТ Идарəсе башлыгы Бэлла Махотина үткəрде. Укучылар белəн гражданлык хəле актлары хакында сүз йөртте. Балалар үзлəренең яраткан бəйрəмнəрен əйтеп үттелəр, кызыклы табышмаклар чиштелəр, «ГАИЛӘ» ребусын чиштелəр.
«Гаилə тəрбиясе əлифбасы» дəреслəре Мəгариф идарəсе белəн берлектəн «Җаваплы əти-əни» программасы кысасында үткəрелə.