Август аенда Баулыда 11 малай, 10 кыз бала туды

2019 елның 1 сентябре, якшәмбе

Август аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 21 сабый теркәлде:11 малай һәм 10 кыз. Шуларның 3се гаиләдә  беренче бала, 8 – икенче, 8 -  өченче, 1-дүртенче, 1- бишенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Богдан, Вадим, Кәмил, Ибраһим, Артур, Марк, Самир, Ранэль, Мөхаммәд, Айнур, Искәндәр, Алёна, Сабина, Дарья, Софья, Алекса, Мәдинә, Самина, Әминә, Камилла, Анна дигән  матур исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 19 яшь, иң яшь әтигә  ­­23 яшь,  иң өлкән анага 39  һәм  иң өлкән әтигә  45 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 19 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.  Иң яшь каләшкә 19, ә иң яшь кияүгә 24 яшь, иң олы кияүгә – 52, кәләшкә – 44 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International