Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə көмеш туй

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2019-нчы елның 2-нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Гарифуллин Марат Гомəрович белəн Диана Салаватовна гаилəсен көмеш туйлары белəн тəбрик иттелəр.

Танышулары Марат Гомəровичның əнисе ярдəмендə үтə. Чөнки нəкъменə ул шəһəр почтасы практикантлары арасында чибəр Дианага күз сала һəм улы белəн таныштыра.Һəм шул вакыттан бирле 25 ел дəверендə Марат белəн Диана бергə тормыш итəлəр.

Гаилə тормышысерлəренə килгəндə, юбилярлар беренче чиратта бер-береңне аңлау, хөрмəт итү һəм ярдəм итүне билгелəп үттелəр.

Гаилəнең яраткан шөгеле бар – яраткан кызлары Лилия белəн урманга барып гөмбə җыю. Кəрзинне тутыралармы юкмы – мөһим түгел, иң мөһиме - бергə үткəргəн вакыт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International