Мамадыш ГХАТ бүлеге агымдагы елның август аена нәтиҗәләр ясады

2019 елның 1 сентябре, якшәмбе

2019 нчы елның август аенда Мамадыш ГХАТ бүлегендә 26 туу очрагы теркәлгән: елның 8 нче ае районыбызга 14 малай һәм 12 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның алтысы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, унбере– икенче, сигезе – өченче, бер бала – дүртенче булып аваз салган. Иң яшь әтигә дә, әнигә дә 22 яш. Иң зур яшьле әтигә – 45  тулса, иң зур яшьле әнигә 40 яшь тулган.

Районыбызда үткән айда 45 кеше вафат булган. Шунсы сөендерә, әлеге күрсәткеч узган елның август ае белән чагыштырганда 18% ка кимрәк.

Аеруча сөендергәне – язылышу һәм аерылышу актларының чагыштырмасы. 42 гаилә кору очрагына каршы нибары 3 аерылышу акты теркәлде. Аның өчесе дә суд карары нигезендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International