2019 елның 1 сентябрендә Нурлатта Никахлашу Сарае ачылды. Тантаналы чарада Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина һ. б. катнашты.
Никахлашу Сарае ачылу-нурлатлылар өчен күптән көтелгән вакыйга, аның шәһәр халкын һәм кунакларны җәлеп итү үзәге булачагына ышанып калабыз.
Никахлашу Сарае ерактан ук территориясендә урнашкан яңа матур арт-объекты парлы аккошлары белән игътибарны җәлеп итә.
Никахлашу Сараеның тантаналы ачылышы гаилә стажы күп дистә еллар булган парларны бүләкләү белән дәвам итте. Шулай ук игезәкләр туган яшь гаиләләрне, быел 110 нчы сабый туган гаиләне һ. б. котладылар.