Белем көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тематик көн үткәрелде.
«Янәдән мәктәпкә» дип игълан ителде. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре яшь парларга янәдән мәктәп елларын искә төшерергә мөмкинлек бирделәр: табышмаклар чишергә, яраткан дәресләрне әйтеп китәргә тәкъдим иттеләр.
Сораулар нәтиҗәсендә беренче урынга математика чыкты. Шулай ук астрология, биология, литература, рус һәм татар телләрен дә күпләр яраткан дәресләр дип атадылар. Кайберәуләр рәсем, география дәресләрен искә алдылар һәм җиӊеллек белән мәхәббәт тигезлеген чиштеләр.