Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күпбалалы гаиләдә тагын бер сабыйның тууы теркәлде

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Тәтеш шәһәрендә яшәүче Илфат и Алина гаиләсендә өченче бала -  Амир дөньяга аваз салды.Әлеге гаиләнең калган балалары энекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.

Ләкин Амирның әти-әнисен тормыш авырлыклары куркытмый, алар балаларын хезмәткә өйрәтеп, бер-берсенә карата ихтирамлы булу һәм кайгыртучанлык күрсәтүне тәрбиялиләр. Әлеге гадәтләр күпбалалы гаиләләрдә иң мөһиме. “... мин гаиләбездә тагын бер сабыйның дөньяга килүенә бик шатмын, кечкенәбез Амирны тәрбияләү күбрәк әнисе һәм өлкән балаларыбыз җилкәсенә төшәчәк, ә мин гаиләбезне кирәк-яраклар белән тәэмин итәрмен” диде.

Без дә аларны уллары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, әлеге гаиләдә һәр бала исән-сау һәм бәхетле булып үссеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International