Чаллыда финансистлар Көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Финанс структуралары  хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - финансист Көне 19 август 2011 ел № 1101 Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә расланган.

2019 елның 5 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда һөнәри бәйрәмгә багышланган тантаналы чара узды. Финансистларны бәйрәм белән шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев котлады.  Озак еллар намуслы хезмәте, финанс тармагы үсешенә керткән өлеше, финанс структураларының 18 хезмәткәренең югары профессиональлеге өчен Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре югары бүләкләренә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International