Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин мәктәп коллективын, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котладылар.
ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Михайловна Дианова Утәмеш башлангыч мәктәбендә узган тантаналы линейкада катнашты. Лариса Михайловна укучыларны яңа уку елы башлану белән тәбрик итте, республика һәм район җитәкчелегенең котлау сүзләрен җиткерде һәм мәктәп коллективына концелярия товарларын тапшырды.