Очрашуда психолог Гүзәл Закирова «Ир белән хатын арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтләр, конфликтлы ситуацияләрдән качу осталыгы» дигән темага тукталды. Яшь парлар гамәли мәсьәләләрне чишүдә зур кызыксыну белән катнаштылар, бер-берсенә киңәшләр бирделәр, гаилә психологының сорауларына җавап бирделәр.
Яшь парлар һәр сишәмбе көнне ЗАГС белгечләреннән тантананың ничек узуы һәм туй тантанасы барышында күп хаталарны ничек булдырмаска дигән мәгълүматны дулкынлану һәм аеруча кызыксыну белән көтә. Барлык кызыксындырган сорауларга да Үзәкнең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова җентекләп җавап бирде һәм сөйләде.Зур эш тәҗрибәсен исәпкә алып, мавыктыргыч формада ул тантананың һәр фрагментын аңлатты һәм күрсәтте. Барлык теләүчеләрне һәм кәләшләрне 10 сентябрьдә 10 сәгатьтә» Казан Гаилә үзәгендә күрергә шат булачакбыз.