2019 елның 5 сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Наталья Кадыйрова өч бәхетле гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды, әти-әниләренә бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балаларыныӊ сәламәт булып үсеп, үз ата-аналар уңышлары белән сөендерүләрен теләде.