Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə көмеш туй

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 5 нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Ахметшиннар гаилəсен көмеш туйлары белəн тəбрик иттелəр.

Әлеге күркəм парга караганда мəхəббəтнең барлыгына ышанасың. Һəм мəхəббəт хислəре беренче караштан барлыкка килеп 25 ел да, күбрəк тə гаилəдə сакланырга мөмкин. Ахметшиннар гаилəсенең иң зур сөенече – аларның балалары - чибəр Альфира, спортчы Салават, кечкенə Аиша.

Гаилə əгъзалары тормышларын Түбəнкаманефтехим белəн бəйлилəр. Уртак эш стажлары – 35 ел.

ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре юбилярларга озын бəрəкəтле тормыш телəп, Мактау акты һəм «Түбəн Кама хатын-кызлары» оешмасыннан котлау сүзлəре тапшырдылар. Гадəттəгечə, Ахметшиннар гаилəсе исемнəре ГХАТ Идарəсенең Мактау китабына кертелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International