Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре август аенда 69 бала тууын теркәде, шуларның 36сы – малай һәм 33е – кыз.
26 гаиләдә беренче бала туды. Икенче бала – 27 гаиләдә туды, 16 гаилә күп балалы булды.
Малайлар арасында бу айның иң популяр исемнәре – Михаил һәм Тимур, кызлар арасында – Варвара.
Айлин, Есения, Эллария, Эрика исемнәре август аенда туган кызлар арасында сирәк исемнәр. Умар һәм Таир малайлар арасында иң сирәк исемнәр булды.