ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 500 нче бала туу теркәлде.

2019 елның 6 нчы сентябрь көнендә ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Сагитова Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе нигезендə оештырылган «Сонтал» бала табуга әзерләү мәктәбендә Түбəн Кама муниципаль районы булачак яшь əнилəре өчен информатив дəрес  үткәрделәр.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» ирекле акциясе кысаларында Нурлат шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары өчен Никахлашу сарае буйлап экскурсия үткәрделәр.

Баласыз өй-нурсыз өй. Бала булса өй шатлыкка күмелә. Радик һәм Ирина Хасановлар гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга- 2019 елның 30 августа  малайлары  Карим дөньяга килде.

2019 елның 6 сентябрендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2019 елның 200 нче пары теркәлде.

Көз – елның иң матур чорларының берсе. Нәкъ менә шул вакытта табигать безне төрле якты буяулар белән шатландыра. Көзге туйлар җылылык белән тулы, ул гаилә альбомнары өчен тылсымлы фоторәсемнәр дә бүләк итә. Бу искиткеч ел фасылы җиләк-җимеш һәм яшелчә, тылсымлы чәчәкләр белән кулланырга мөмкин итә. Көзге туй-ул бик күңелле бәйрәм, аны оештырырга табигать үзе ярдәм итә.

Руслан һәм Гүзәлия – сабыйның әти-әнисе, кызыклы тарихны сөйләделәр. 2011 елда парның беренче баласы туды, аны Минтимер дип атадылар. Истәлекле вакыйга белән рухланып, бәхетле әти Татарстан Республикасы хөкүмәтенең Интернет-кабул итү бүлмәсенә улын Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевне атавы турында язарга карар кылды һәм улының адымын якынлашып килүче туган көне белән котлады.

Бүген Казан шәһәренең 14 укучысы өчен бик үзенчәлекле-Россия Федерациясе гражданины паспорты алган көн. Тантаналы чара «Казан» гаилә үзәгендә узды.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 05 сенябрь көнендә Арча районының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия гражданины булуын раслаучы документ — паспорт тапшырылды. 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм ТАССР төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан  музей хезмәткәрләре ГХАТ бүлеге белгечләре белән Сарман урта мәктәбендә «Онытылмый, һич тә онытылмый йөрәкләрдә әле һаман да» дигән патриотик дәрес үткәрелде. Дәрестә укучыларга сугыш ветераны Нуриәхмәтове Хаҗи Нуриәхмәт улы турында кинофильм күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International