Әлмәт шәһәрендә 800-нче пар өйләнеште

2019 елның 6 сентябре, җомга

Көз – елның иң матур чорларының берсе. Нәкъ менә шул вакытта табигать безне төрле якты буяулар белән шатландыра. Көзге туйлар җылылык белән тулы, ул гаилә альбомнары өчен тылсымлы фоторәсемнәр дә бүләк итә. Бу искиткеч ел фасылы җиләк-җимеш һәм яшелчә, тылсымлы чәчәкләр белән кулланырга мөмкин итә. Көзге туй-ул бик күңелле бәйрәм, аны оештырырга табигать үзе ярдәм итә.

2019 елның 6 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 800 нче номерлы язылышу турында акт теркәлде. Бу сан Шамгуновлар гаиләсе Рәмис Мансур улы һәм Лилия Азат кызына туры килде.

Район башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парны чын күңелдән котладылар, яңа өйләнешүчеләргә гаилә иминлеге теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International