Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм ТАССР төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре ГХАТ бүлеге белгечләре белән Сарман урта мәктәбендә «Онытылмый, һич тә онытылмый йөрәкләрдә әле һаман да» дигән патриотик дәрес үткәрелде. Дәрестә укучыларга сугыш ветераны Нуриәхмәтове Хаҗи Нуриәхмәт улы турында кинофильм күрсәтелде.
Чарага аның малае Илгиз һәм кызы Әминә дә килгәннәр иде. Әлеге чарада Сарман районы военкоматының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге җитәкчесе Хадиуллин Ленар Хәмбәл улы яшь егетләрне Туган илнең патриотлары булырга чакырды, котлау сүзләрен җиткерде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Вәлишина Гөлчәчәк Әмирҗан кызы һәм ДОСАФ хезмәткәре Саетшина Венера Соббух кызы үрнәк гаиләләр нигезендә тормышын юлын матур итеп корып, тигезлектә яшәргә чакырдылар.