Паспортлар тапшыру

2019 елның 6 сентябре, җомга

Бүген Казан шәһәренең 14 укучысы өчен бик үзенчәлекле-Россия Федерациясе гражданины паспорты алган көн. Тантаналы чара «Казан» гаилә үзәгендә узды.

Котлау сүзләре белән балаларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең 11 нче номерлы «Восход» полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Юрий Качалов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, паспорт алу-олы тормышка беренче, җитди адым. Әлеге документка сакчыл карауларын, Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы йөртүләрен теләде.

Тантаналы чара ахырында гомуми фото ясалды. Балалар «Казан» гаилә үзәгеннән рухланып, кулларына беренче документларын тотып зур шатлану хисе белән киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International