Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 555 нче бала тууы теркәлде

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

2019 елның 3 сентябрендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре 555 нче бала туу очрагын теркәделәр.   

9 августта Ольга Сергеевна һәм Ленар Ринат улы Калимуллинар гаиләсендә көтеп алынган беренче уллары Радэль туды. Бәхетле әтине бүлек хезмәткәрләре улы туу белән котладылар һәм беренче хокук билгеләүче документ – туу турында таныклык, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International