14 октябрьда Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре коррупциягә каршы законнарны һәм муниципаль хезмәтне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча укыту-методик семинарда катнаштылар.
2019 нчы елның 14 нче октябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Түбəн Кама химия һəм технология институты 1 нче курс студентлары өчен гаилə һəм мөнəсəбəтлəргə кагылышлы «Булачак кияү белəн кəлəш мəктəбе» дип исемлəнгəн сорау алу үткəрделəр.
2019 нчы елның 14 нче октябрь көнендəТүбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Түбəн Кама химия һəм технология институты студентлары өчен «Булачак кияү белəн кəлəш мəктəбе» дип исемлəнгəн мастер-класс үткəрделəр.
2019 елның 14 нче октябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə «Гаилə нигезлəре» электив курсы кысасында 19 нчы һəм 21 нче мəктəпнең зур сыйныф укучылары өчен дəрес уткəрелде.
2019 нчы елның 14 нче октябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 27 нчемəктəпнең һəм 25 нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучылары өчен «Гаилə тəрбиясе əлифбасы» дəреслəре үтте.
Әгерҗе районында да Өлкәннәр ункөнлеге үтте. Өлкәннәр көненә багышланган киңәйтелгән чаралар планы төзелде. Һәркөнне түләүсез кино күрсәтелде, һәр оешма үз пенсионерларын чәй өстәленә җыйды. Мәдәният йортында өлкәннәргә багышлап «Бәяләп бетергесез үткәнебез» дигән тантаналы чара үтте.
Казан шәһәре Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә Идел буе районы ГХАТ бүлеге белгече Гариповлар Марат Гарәфетдин улы һәм Наилә Равил кызы гаиләсендә 5 бала тууны теркәде.
Арча муниципаль районы Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Арсланов Т.А. Абдуллиннарны Вилсур Мөхәммәтгали улы һәм Рәмзия Әхмәтшакир кызы бриллиант туйлары белән котлады. Юбилярлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар.
Баласыз дөнья – өмет һәм киләчәксез дөнья. Балалар һәр йортка бәхет һәм шатлык алып киләләр, әти-әниләрнең тормышын җылылык һәм яктылык белән тулыландыралар. Фәйзуллин Илһам һәм Гөлназ гаиләсе дә бәхет- шатлык белән күмелде, алар күпбалалы әти-әни булдылар. 2019 нчы елның 14 нче октябрендә өченче нәниләре- уллары Адим дөньяга аваз салды.
2019 елның 14 октябрендә Югары Ослан муниципаль районының Килди авыл җирлегендә Панферовлар гаиләсе Иван улы Юрий һәм Алексей кызы Евдокияне, Ямбулат авыл җирлегендә Киселевлар гаиләсе Степан улы Александр һәм Федор кызы Галинаны бриллиант туйлары белән котладылар.