Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2019 ел башыннан 888 нче бала теркәлде. ГХАТ бүлеге белгече Ләйлә Хәбирова чын йөрәктән Курбановлар гаиләсен өченче балалары – кызлары Сәмирә - туу белән котлады, шулай ук ата-анага туу турында таныклык тапшырылды.
2019 елның 17октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында «3нчеГимназия» муниципаль бюджет гомуми белеем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.
Өлкәннәр көне, бу лаеклы ялга киткән элеккеге хезмәттәшләренә, ЗАГС бүлеге ветераннарына рәхмәт һәм хөрмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу көнне аларга зур игътибар күрсәтеп, аларны тагын бер кат елмаерга мәҗбүр итәсе килә.
Аңа Казанның 23 пары килгән, алар 50 һәм 60 ел бергә гомер иткән. Юбилярлар Мендельсон маршы астында залга керделәр һәм кабат үзләренең гаиләләрен имзалары белән расладылар. Тантанага чакырылган барлык парлар да диярлек – хезмәт ветераннары, күпсанлы юбилей бүләкләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән парлар.
Үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә ГХАТ органында ата-аналар беренче бала документын, туу турында таныклыкны алалар. Хәзер балаларга туу турында таныклыкны алмашка шәхесне раслаучы документ алалар.
2019 елның 16 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 53 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Гаиләләрне балалары туу белән котлады һәм сертификатларны Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тапшырды.
2019 елның 15 октябрендә тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Анастасия Хәметшина Яр Чаллы шәһәре Үзәк районы 26 нчы гимназиясенең 9 «Б» сыйныфы укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрде.
20 парны котлау тантанасы тантаналы һәм бәйрәм атмосферасында узды. Чараны алып баручылар Гүзәл Мөхетдинова һәм Алинә Абдуллина юбилярларны котладылар, һәр гаилә тарихы турында сөйләделәр. Дүрт «бриллиант» һәм 16 «алтын» Казан гаилә Үзәгенең чын бизәге булды.
2019 нчы елның 15 нче октябрендә Югары Ослан муниципаль районының Карахуҗа авыл җирлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Тарасовлар гаиләсе Николай улы Константин һәм Петр кызы Марияне котлау тантанасы булып узды.
Зәй муниципаль районында 300 нче бала тууы теркәлде. Ул 2019 нче елның 15 октябрь көнне туган Миннегалиев Айсаф Айдар улы. Айсаф әтисе Айдар Суфиян улының һәм әнисе Наилә Айси кызының беренче баласы.