Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре узып баручы 2019 елга йомгак ясадылар. 2019 ел башыннан Лениногорск районында барлыгы 679 сабый тууы теркәлгән. Аларның 336е-кыз һәм 343е-ир бала, шул исәптән 5се-игезәкләр.
Алексеевск муниципаль районы башлыгыннан Чистай район шифаханәсендә беренче гыйнварда туган беренче бала Андреев Игнатка бүләк тапшырылды.
2020 елның 6 январенда Әгерҗе бала тудыру йортында беренче сабый дөньяга килде. Бу сабый гади гражданин гына түгел, районыбыз, хәтта республикабыз тарихының бер өлеше хәзер.
Ул 1 гыйнвар көнне 11 сәгать37 минутта Тәтеш бала тудыру йортында дөньяга килде. Буе 52 см, авырлыгы 3килограмм 550 грамм.
2020 елның 6 гыйнварында «Лениногорск РҮХ» медицина хезмәткәрләре тарафыннан ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап «Үз кулларың белән Могҗизалар» хәйрия ярминкәсе уздырылды, анда Лениногорск районы халкы һәм шәһәрнең кунаклары кул эшенең искиткеч иҗат җимешләре куелды, болар: кондитер әйберләре, бәйләп эшләнгән әйберләр, уенчыклар, картиналар, панно һәм башкалар булды. Сатудан кергән барлык акча авыручы балаларга ярдәм күрсәтүгә тотылачак.
2020 ел ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү белән билгеләп үтелә. Шунысы куанычлы, Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда яңа юбилей елын беренче булып 50 ел бергә яшәгән пар ачып җибәрә. 2020 елның 7 гыйнварында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Низов Владимир Валентин улы һәм Лидия Александр кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.
2020 нче елның 7 нче гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Раштуа бәйрәменә беренче булып 2020 нче елның беренче яшь парларын теркәделәр.
2020 нче елның 6 январь көнендә район бала тудыру йортында Актаныш районы ЗАГС бүлеге тарафыннан 2020 нчы елның беренче баласын теркәу тантанасы уткәрелде.
6 гыйнвар көнне Бөгелмә бала тудыру йортында Яңа 2020 елның курантлары вакытында туган сабыйны өйгә озату тантанасы булды. Бала дөньяга 1 гыйнвар көнне 00 сәгать 02 минутта, 3кг 700г авырлык белән туган. Бу бәхетле вакыйга Элеонора Инсаф кызы һәм Илшат Хәмид улы Булатовлар гаиләсендә була. Улына әти-әниләр Давид дигән матур исем биргәннәр (тәрҗемәдә сөекле).
2020 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә рубин юбилярларны котлау тантанасы узды. Исмәгыйль Габдельнур улы һәм Илсөяр Наил кызы Бариевлар бергә тормыш корып яши башлауларының 40 еллыгын билгеләп үттеләр.