Бөгелмә муниципаль районында яңа 2020 елның беренче баласын бүләкләү тантанасы

2020 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

6 гыйнвар көнне Бөгелмә бала тудыру йортында Яңа 2020 елның курантлары вакытында туган сабыйны өйгә озату тантанасы булды. Бала дөньяга 1 гыйнвар көнне 00 сәгать 02 минутта, 3кг 700г авырлык белән туган. Бу бәхетле вакыйга Элеонора Инсаф кызы һәм Илшат Хәмид улы Булатовлар гаиләсендә була. Улына әти-әниләр Давид дигән матур исем биргәннәр (тәрҗемәдә сөекле).

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко яңа туган баланың әти-әнисенә беренче хокук билгели торган документны – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткасын тапшырды. Район башлыгы исеменнән гаиләне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова тәбрикләде, ул гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм тәрбия эшендә уңышлар теләде, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, юбилей медален һәм акчалата сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International