2020 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә рубин юбилярларны котлау тантанасы узды. Исмәгыйль Габдельнур улы һәм Илсөяр Наил кызы Бариевлар бергә тормыш корып яши башлауларының 40 еллыгын билгеләп үттеләр.
Юбилярлар туганнарыннан, якыннарыннан, балаларыннан һәм оныкларыннан җылы котлаулар кабул иттеләр! Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Гарипова Г.Ф. юбилярларга символик бүләк – сәгать тапшырды, район башлыгы Нуриев И. Г. исеменән котлау сүзләрен җиткерде. Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Р. И., Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М., Ташкичү авыл җирлеге белгече Хөсәенова Я. М. катнашты.