Әлмәт шәһәрендә 2020 елның беренче «алтын» юбилее

2020 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

2020 ел ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү белән билгеләп үтелә. Шунысы куанычлы, Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда яңа юбилей елын беренче булып 50 ел бергә яшәгән пар ачып җибәрә. 2020 елның 7 гыйнварында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Низов Владимир Валентин улы һәм Лидия Александр кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Владимир Валентин улы 1947 елда Әлмәт районының Рус Акташы авылында, ә Лидия Александр кызы 1951 елда Чистай районының Екатериновка авылында туа. Алар туган көнен бер көнне 29 октябрьдә бәйрәм итәләр.

Алар торба заводында танышалар, анда Лидия контролер булып эшләргә килә. Яшь чибәркәйне Владимир эшләгәннән соң озатырга китә, юлда сөйләшәләр. Кичләрен алар йолдызлы күкне күзәтәләр, хыялланырга һәм теләкләрен фаразларга яраталар.

Бервакыт, чираттагы ял көннәрендә, Владимир Лидияне чакырып, авылга кайталар. Әти-әнисенең хәер-фатихасын алып, яшьләр бик бәхетле булалар. 1969 елның 8 декабрендә авыл Советында алар никахларын теркәделәр. Ә туйларын алар 1970 елның 14 гыйнварында кәләш авылында уздыралар.

Владимир Валентин улы тормыш дәвамында катлаулы җайланмаларда механизатор булып эшләгән, нәтиҗәле эше өчен берничә тапкыр чит илгә командировкага җибәрелгән. Күп еллар төньякта эшләгән, ә лаеклы ялга «Алнас» заводыннан чыккан. Лидия Александр кызы күп еллар дәвамында халык судында эшли, лаеклы ялга өлкән суд приставы буларак китә.

Бәхетле никахта түбәндәге гаиләдә өч бала: уллары Андрей, Алексей һәм кызлары Ольга туа. Юбилярларның ике киленнәре-Гөлнара һәм Лариса бар. Бүген дә 4 оныгы – Владимир, Антон, Константин һәм Дмитрий әби-бабаларын уңышлары белән сөендерәләр.Тантаналы шартлард аирле-хатынлы Низовлар беренче очрашуларын, беренче тапкыр үбешүләрен һәм мәхәббәт аңлатмаларын искә төшерделәр. Ә туй вальсы юбилярларны тормышларында иң бәхетле көн атмосферасына күмде.

50 ел элек алар никах теркәү турындагы акт язуында язылганнар, ә бүген Низовлар юбилярларның мактаулы китабына кул уйдылар. Владимир Валентин улы һәм Лидия Александр кызы бәйрәм кунакларына күп еллар дәвамында мәхәббәт һәм тугрылык символы булган алтын балдакларын күрсәттеләр.

Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре Алтын туйга багышланган юбилей папкасын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Ә аларның балалары һәм иң якын туганнары, иң җылы һәм изге теләкләр белән котладылар.

Кадерле юбилярлар! Сезнең гаилә бәхете озак еллар дәвам итсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз куандырсын. Сез – балаларыгыз, оныкларыгыз, бөтен Әлмәт яшьләре өчен гаилә тормышы үрнәге. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлык һәм тынычлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International