2020 нче елның 7 нче гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Раштуа бәйрәменә беренче булып 2020 нче елның беренче яшь парларын теркәделәр.
Семагин Андрей һәм Долганова Дарья Түбән Камада туй сезонын ачып кына калмыйча, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елында беренче пар булды.
ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котладылар, бәхет, гармония, гаилә иминлеге теләделәр, «Татарстан АССР оешуның 100 еллыгы» истәлекле тамгасы, ГХАТ Идарәсенең юбилей сертификаты һәм «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсеннән бүләк сертификаты тапшырдылар.