Ул 1 гыйнвар көнне 11 сәгать37 минутта Тәтеш бала тудыру йортында дөньяга килде. Буе 52 см, авырлыгы 3килограмм 550 грамм. Сабыйның әти – әнисе Тәтеш шәһәрендә яшәүче Азат һәм Лейля Бургановлар һәм бу сабый алар гаиләсендә өченче бала.
Сабый исән – сау һәм бәхетле булып үссен!