«Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» проекты нигезендә Актаныш районы ЗАГС бүлеге 2020 елның беренче баласын теркәу тантанасы уткәрде

2020 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

2020  нче елның  6  январь  көнендә район бала тудыру йортында  Актаныш районы ЗАГС бүлеге тарафыннан  2020  нчы елның беренче  баласын теркәу тантанасы уткәрелде. Бәхетле әти - Сәлимгараев  Илдар  Илшат улы  хәм  әнисе - Сәлимгараева Айсылу Артур  кызы  кызларына Илина исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 1 нче балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, матур, күркәм  гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International