Мамадыш район үзәк хастатанәсенең бала тудыру бүлегендә 2020 нче елда беренче булып туган сабыйны тантаналы рәвештә ойгә озаттылар. Вәлиевлар гаиләсендә көтеп алынган сабый 3 нче гыйнвар көнне доньяга аваз сала. Әти-әнисе улларына бик күркәм Әмир исеме сайлаган. Ул абыйсы ...... өчен көтеп алынган энесе.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бу елның беренче баласы 5 гыйнварда 11.40 сәгатьтә дөньяга килгән. Ул – 3600 грамм авырлыктагы ир бала. Бәхетле әти-әни – күрше Спас районының Өч күл (Три Озера) авылында яшәүче Андрей һәм Ольга Ореллар.
9нчы гыйнваренда Апас муниципаль районы ГХАТ бүлегендә беренче бала теркәлде.Шыгай авылында яшәүче Илнур һәм Гөлназ Гатиятуллиннар гаиләсенә шатлык өстәп кыз бала дөньяга аваз салды. Сабый гаиләдә өченче бала булып туган. Аңа Раилә дип исем кушканнар.
Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, социаль яклау җитәкчесе Алсу Гатиятуллина Поркутеш авылыннан Терентьевлар гаиләсен кызлары туу белән котладылар.
2020 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә исем кушу бәйрәме үткәрелде. Тантаналы шартларда Рәмис һәм Алсу Газизовлар 2020 елның 1 гыйнварында Казан шәһәрендә туган кызлары Раминаның туу турындагы актына кул куйдылар.
Айрат – Алина һәм Руслан Гатиннарның җиденче шатлыгы! Кечкенә энеләрен алырга апа-абыйлары да килгән. «Тизрәк күрәсе, сөясе килә, әнине дә бик сагындак», – ди алар.
Бүген Зәй бала тудыру йортыннан 2020 елның беренче баланы тантаналы төстә өенә озаттылар. Татарстан АССРның юбилее елында беренче булып Мария Денисовна туды, ул 2020 елның 4 гыйнварында дөньяга килде. Денис Игоревич һәм Ирина Николаевна өчен Мария гаиләдә беренче бала.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, «Нык гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2020 елның 9 гыйнварында Чистай никахлашу сараенда «алтын юбилярлар» – Владимир Федорович һәм Татьяна Алексеевна Шведчиковлар котлаулар кабул иттеләр.
Беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклыкны Шальновлар гаиләсе алды. Булачак парлар 2020 нче елда Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителгән беренче никахлары булуга гаҗәпләнде. Бу уңайдан Алексей һәм Ирина Шальновларга татлы милли бүләк: лалә чәчәге һәм яфрагы сурәтләнгән чәк-чәк тапшырылды.
8 гыйнвар көнне Лениногорск бала тудыру йортыннан 2020 елда беренче булып туган сабыйны өйенә озату тантанасы уздырылды. Татарстан АССР оешуның 100 еллыгында Әминә Минәхмәтова Лениногорск шәһәрендә беренче булып, 2020 елның 3 гыйнварында дөньяга килгән. Әминә Альбина белән Денис Минәхмәтовлар гаиләсендә икенче бала.