Апас районында 2020 елның иң беренче сабые теркәлде

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

9нчы гыйнваренда Апас муниципаль районы ГХАТ бүлегендә беренче бала теркәлде.Шыгай авылында яшәүче Илнур һәм Гөлназ Гатиятуллиннар гаиләсенә шатлык өстәп кыз бала дөньяга аваз салды. Сабый гаиләдә өченче бала булып туган. Аңа Раилә дип исем кушканнар.

Гатиятуллиннар гаиләсен район үзәгендә оештырылган зур чарага чакырып хөрмәтләделәр. Район башлыгы Равил Хисаметдинов гаиләне тәбрик итеп, кызчыкка бүләк тапшырды һәм райондашларга туучы балалар саны күп булсын иде дигән теләкләрен ирештерде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина да Гатиятуллиннар гаиләсенә котлауларын җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International