Айрат – Алина һәм Руслан Гатиннарның җиденче шатлыгы! Кечкенә энеләрен алырга апа-абыйлары да килгән. «Тизрәк күрәсе, сөясе килә, әнине дә бик сагындак», – ди алар.
Актүбә бистәсендә гомер кичерүче Алина белән Руслан – икесе дә нефтьчеләр. Руслан гаиләдә бер генә бала үсә. «Әмма кечкенәдән ишле гаилә турында хыялландым», – ди бәхетле ир.
Гаиләнең шатлыгын уртаклашырга дип кунаклар да килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев үзенең изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы исеменнән коляска бүләк итте. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Рашат Хуҗин министрлык бүләкләрен тапшырды.