Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгында Лениногорск районында беренче сабый тууы

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

8 гыйнвар көнне Лениногорск бала тудыру йортыннан 2020 елда беренче булып туган сабыйны өйенә озату тантанасы уздырылды. Татарстан АССР оешуның 100 еллыгында Әминә Минәхмәтова Лениногорск шәһәрендә беренче булып, 2020 елның 3 гыйнварында дөньяга килгән. Әминә Альбина белән Денис Минәхмәтовлар гаиләсендә икенче бала.

Бу гаиләне әлеге тантаналы вакыйга белән котларга Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Елена Миннигаләмова, «Лениногорск РҮХ» баш табибы Сергей Кобзарев, акушерлык-гинекология ярдәме буенча баш табибы урынбасары Николай Багаев һәм бала табу бүлегенең башка медицина хезмәткәрләре килде.

Сабый тууы белән котлап Рәгать Хөсәенов ата-аналарга туу турындагы таныклык, Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгына истәлекле билге, чәчәк һәм бүләкләр тапшырды.

Сабыйга исәнлек-саулык, ә әти-әниләргә бәхет телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International