ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

10 гыйнвар көнне Апас район мәдәният йортында Апасыбызның мөхтәрәм кешеләре хөрмәтләнде. Бирегә авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырыш, фидакарь хезмәт куйган, төрле тармакларда эшләгән өлкән райондашларыбыз: терлекчеләр, механизаторлар, токарьлар, слесарьлар, эретеп-ябыштыру осталары, склад мөдирләре һәм 65, 60, 55, 50 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәгән, үрнәк тормыш юлы узган гаиләләр чакырылган иде.

2020 ел Татарстан Республикасында ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Быел безнең Баулы районы да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шунысы игътибарга лаек, яшь парлар Руслан һәм Эльвира үзләренең никахларын нәкъ менә шушы истәлекле юбилей елында теркәделәр һәм алар яңа 2020 елның беренче пары булдылар.

2020 нче елның 10 нчы гыйнварында Татарстан АССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Югары Ослан муниципаль районы Карауҗа авыл җирлегендә Шеенковлар гаиләсе Михаил улы Анатолий һәм Константин кызы Валентина, Мәйдан авыл җирлегендә Нефедовлар гаиләсе Петр улы Юрий һәм Афанасий кызы Валентина белән бергә тормыш корып яши башлауларының зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Гадәти булмаган һәм сирәк очрый торган Айя исемле яңа туган кыз 2019 елның 31 декабрендә дөньяга килде, ә бүген сабыйның әти – әнисе Рушан һәм Гөлнара беренче документ – кызы туу турында таныклык алу өчен ГХАТ бүлегенә килделәр.

Беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклыкны Шальновлар гаиләсе алды. Булачак парлар 2020 нче елда Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителгән беренче никахлары булуга гаҗәпләнде. 

Яңа 2020 нче елның беренче эш көнендә Аксубай бала тудыру йортында Сергеевлар Николай һәм Марина гаиләсен котладылар. Яшь әти-әниләр Аксубай районына 2020 елның беренче баласын бүләк иттеләр.

2020 елның 10 гыйнварында Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә беренче парның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Чүпрәле районы оешуның 90 еллыгын бәйрәм итү елында беренче гаилә документын – Чүпрәле районы Яңа Үби авылыннан ирле – хатынлы Ксения һәм Алексей Ятмановлар никахлашу турындагы таныклыкны алдылар.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2020 елның 10 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда Илзәр һәм Ангелина Сафиуллиннар никахын тантаналы рәвештә теркәделәр. Тантана махсус сценарий буенча үткәрелде.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Баулы үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2020 елда Баулы шәһәрендә туган беренче баланы котлау булды. Яңа унъеллык башында туган беренче бала-Аслан исемле малай. Бала 7 гыйнвар көнне 19.40 сәгатьтә дөньяга килгән. Малайның авырлыгы 4445 грамм һәм буе 57 сантиметр. Ул Минязевлар гаиләсе өчен икенче бала булды.

9 гыйнварда Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә, ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, беренче яшь пар теркәлде. Алар Ирина Анатольевна һәм Дмитрий Сергеевич Жариновлар булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International