2020 елның беренче гаиләсе

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

2020 ел Татарстан Республикасында ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Быел безнең Баулы районы да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шунысы игътибарга лаек, яшь парлар Руслан һәм Эльвира үзләренең никахларын нәкъ менә шушы истәлекле юбилей елында теркәделәр һәм алар яңа 2020 елның беренче пары булдылар.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Хәкимулла улы Гатиятуллин Мухамадиевларга никах теркәү таныклыгын тапшырды. Моннан тыш, 2020 елның беренче гаиләсенә «ТАССРга 100 ел» истәлекле тамгасы, кыйммәтле бүләк һәм чәчәкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International