2020 нче елның 10 нчы гыйнварында Татарстан АССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Югары Ослан муниципаль районы Карауҗа авыл җирлегендә Шеенковлар гаиләсе Михаил улы Анатолий һәм Константин кызы Валентина, Мәйдан авыл җирлегендә Нефедовлар гаиләсе Петр улы Юрий һәм Афанасий кызы Валентина белән бергә тормыш корып яши башлауларының зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
Мондый тантаналы һәм әһәмиятле вакыйгага кадәр яшәү сайланганнарга гына насыйп була һәм язмыш бу рольгә юкка гына безнең юбилярларны сайламаган. Алар барлык тормыш китергән сынауларны да лаеклы үтеп, бер-берсенә мәхәббәт, хөрмәт һәм тугрылык саклап кала алдылар, бүген алар бер-берсенә мәхәббәтләре белән җавап бирәләр. Һәр гаилә парының үз мәхәббәт һәм тугрылык тарихы.
Уртак тормыш юбилейлары хөрмәтенә аларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларны Карауҗа авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин һәм Мәйдан авыл җирлеге башлыгы Виктор Михеев котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар.