Чистай муниципаль районында беренче никах теркәлде

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2020 елның 10 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда Илзәр һәм Ангелина Сафиуллиннар никахын тантаналы рәвештә теркәделәр. Тантана махсус сценарий буенча үткәрелде.

Кадерле яшь парларны никахлашу көне белән Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова, аларга «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе, шулай ук символик бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International