Еллар үткән саен үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгын саклап калуны бөтен кеше дә булдыра алмый. Бары мәхәббәт, тугрылык, бер – береңне хөрмәт итеп яшәү белән генә әлеге датага килеп җитәргә мөмкин. 2020 ел – ТАССР төзелүгә 100 ел. 2020 ел Матаевлар гаиләсе Александр Иванович һәм Людмила Александровна өчен дә истәлекле ел булды.
Гыйнвар аенда Хәмдүнә Хәйдәр кызы һәм Ирек Сөләйман улы Кәтиевлар никахларының тимер юбилеен – бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр.
Тукай районы Иске Ерыклы авылында бергә гомер итүләренең алтын юбилеен Сагдиевлар Сирень Мәүли улы һәм Заря Гариф кызы билгеләп үттеләр. Сирень Мәүли улы белән Заря Гариф кызы төрле җаваплы урыннарда хезмәт куя: Сирень Мәүли улы «Камаз» заводында цех начальнигы, Заря Гариф кызы укытучы булып эшли.
Яшел Үзән шәһәре ГХАТ бүлегендә 2020 нче елның беренче пары никахларын теркәү тантанасы узды. Яшел Үзән егете Евгений Афанасьев һәм Чаллы кызы Алена Шубина үзләрен никахлары белән бәйләргә булган.
11 гыйнвар көнне, Теләче чаңгы базасында укучы балалар һәм яшьләр, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында район беренчелегенә чаңгы ярышы булып үтте.
Быел ТАССРга 100 ел, Питрәч районнына 90 ел. Район башлыгы Ильхам Кашапов елныен беренче парына бүләк һәм истәлекле знак тапшырды. Фирдания һәм Марсель Муллагалиевлар 4 ел бергә. Тантаналы рәвештә язылышырга планлаштырмаганнар. Шулай туры килүенә гаҗәпләнгәннәр.
Балык Бистәсе районында туйлар календаре 2020 елның 11 гыйнварыннан башланды. Бу көнне бер пар никахларын теркәде. Яшь Башировлар гаиләсен Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы котлады.
Әлки районы ГХАТ бүлегендә 2020 елның беренче пары бүген, 10 гыйнварда язылышты. Түбән Колчурино авылы егете Федор Шакин һәм Чуаш Борнаеннан Ульяна Александрованың законлы никахларын теркәү тантанасына район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та килде. Ул яшьләрне бу зур һәм шатлыклы вакыйга – гаилә корулары белән котлады.
2020 елның 10 гыйнварында, Татарстан АССРның төзелүенә 100 ел тулган елда, Нурлат районының Никахлашу сараенда беренче никах – Михаил һәм Ксения Куликовларның никахын теркәү тантанасы узды.
Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Татарстан АССРның 100 еллыгы уңаеннан беренче никах теркәү тантанасы узды. Бу Рафис Вәлиев һәм Мария Москвичёва гаиләсе булды. Яшь парларны истәлекле дата белән Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова котлады.