2020 елның 10 гыйнварында, Татарстан АССРның төзелүенә 100 ел тулган елда, Нурлат районының Никахлашу сараенда беренче никах – Михаил һәм Ксения Куликовларның никахын теркәү тантанасы узды.
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов Ильяс Рифгать улы, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нәфыйгина Ләйсән Мидхәт кызы, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гомәрова Лилия Салих кызы яшь парны котладылар һәм истәлекле медаль, бүләкләр тапшырдылар.