Гыйнвар аенда Хәмдүнә Хәйдәр кызы һәм Ирек Сөләйман улы Кәтиевлар никахларының тимер юбилеен – бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр.
Мондый юбилейны күпләргә күпләргә күрергә насыйп булмый! Быел Ирек Сөләймановичка 95 яшь тула, ул Бөек Ватан сугышы ветераны. Ил өчен авыр булган сугыш елларында Ватанны немец баскыннарыннан саклап, данлы сугыш юлы узган. Хәрби хезмәтне ул 8 елдан артык үтә. 355нче гвардия полкы составында немецларның 13 танк дивизиясен тар-мар итүдә катнаша. Хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән: «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Венаны алган өчен», «Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен» һәм башка бик күпләр. Ул мактаулы десантчы. Хатыны Хәмдүнә Хәйдәрова белән алар сугыштан соң Башкорт педагогия институтының 3 курс студенты булганда таныштылар. Алар бер елга якын очрашалар. Институтны тәмамлагач, яшьләр Татарстан АССР Ютазы авылында өйләнешәләр. Уллары Рөстәм белән кызлары Рәисәне үстерәләр, бүгенге көндә оныклары һәм оныкчыкларының уңышларына шатланалар. Ир һәм хатын бүгенге көндә дә актив тормыш позициясендә яшиләр, шәһәр һәм республика үсешенә зур өлеш кертүләрен дәвам итәләр.
Тимер юбилейлары уңаеннан, Кәтивлар Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенә чакырылды. Юбилярлар адресына күп теләкләр һәм җылы сүзләр яңгырады. Ир белән хатынны истәлекле вакыйга белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова, Бөгелмә шәһәре хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, ветераннарның Иҗтимагый совет рәисе Гөлирә Вәлиева, Бөгелмә шәһәре десантчылар берлеге, шулай ук озак вакыт алар эшләгән «ТатНИПИнефть» ААҖ институты җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты исеменнән, Ирина Часовская котлады.
Изге традиция буенча Ирек Сөләйманович белән Хәмдүнә Хәйдәровна Бөгелмә шәһәренең мактаулы гаиләләре китабында үз имзаларын калдырдылар. Юбилярларга нык сәламәтлек һәм иминлек телибез!