Районда Алтын туй!

2020 елның 11 гыйнвары, шимбә

Тукай районы Иске Ерыклы авылында бергә гомер итүләренең алтын юбилеен Сагдиевлар Сирень Мәүли улы һәм Заря Гариф кызы билгеләп үттеләр. Сирень Мәүли улы белән Заря Гариф кызы төрле җаваплы урыннарда хезмәт куя: Сирень Мәүли улы «Камаз» заводында цех начальнигы, Заря Гариф кызы укытучы булып эшли.

Тәрбияләп үстергән ул һәм кызы аларга 4 онык бүләк иттеләр . Район ГХАТ бүлеге белгечләре алтын юбилярларны тантаналы шартларда котладылар һәм аларга озын бәхетле озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International